Финанс зачеты 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр үткәрелә

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс белемен күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла (алга таба - финанс зачеты). Узган ел Татарстан Республикасы, халык арасында максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды (36 меңнән артык кеше). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның шәхсән катнашуы финанс зачетының югары популярлыгында мөһим фактор булды. Быел финанс зачеты 1-15 декабрь көннәрендә http://finzachet.ru сайтында үткәрелә. Анда катнашу, дөрес финанс чишелешләрен кабул итү, үзеңне мошенниклардан яклау һәм интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен гражданинның белем һәм күнекмәләре җитәрлекме икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International