Буа ветеринария техникумының 403 нче төркеме студенты Айзилә Фәйзрахманова Вконтакте социаль челтәрендә хәбәр итүләренчә, "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" компетенциясе буенча 8нче илкүләм Абилимпикс чемпионатында җиңү яулаган.
- Айзилә, техникумыбызны тәмамлап, "Ак Барс" банкта эшли. Аның остазы-махсус дисциплиналар укытучысы Уразаева Алсу Муса кызы. Алар инде Россия буенча әлеге компетенция буенча 2 нче урынны алганнар иде. Быел алар Россиядә иң көчлеләр булуын исбатладылар.