Буа районы башлыгы: «Мобилизацияләнүчеләр гаиләләрен йөреп чыгуны дәвам итәбез»

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Буа районында район башлыгы һәм аның урынбасарлары тарафыннан мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләрен карау дәвам итә. Чираттагы визит нәтиҗәләре буенча тагын ике гаиләгә индивидуаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

       Айгөл Афанасьева  тормыш иптәше Айратны октябрь азагында Казандагы җыю пунктына озата. Хәзер ул үзе бөтен өй эшләрен алып бара, кызын һәм улын тәрбияли, дип уртаклашты Ранис Камартдинов үз Телеграм-каналында:

 «Һәр ял көннәрендә  Казанга барырга да өлгерә. Айрат яшәү шартларыннан канәгать, ярдәмнәре өчен районга рәхмәт белдерә. Мобилизациягә кадәр ул йортны ремонтлау белән ныклап шөгыльләнгән. Хәзер дә Айгөл иренең эшләп өлгермәгән  эшләрен эшләүдә бераз ярдәм итүен сорады», -  дип билгели район башлыгы.

Ивановлар гаиләсе улларын озаткан. Яшь Сергей Ивановка Казандагы җыю пунктында шунда ук «полк улы» дип исем биргәннәр.

Ивановларга йортны рәсмиләштерүдә  ярдәм кирәк.  Гаилә әлеге йортта 17 елдан артык яши.

«Процессның тизләнүенә ярдәм итәчәкбез. Барлык документлар әзер булгач, гаилә газны бушлай газлаштыру программасы буенча тоташтырырга ниятли», - дип уртаклашты Буа районы башлыгы һәм гаиләләрне йөреп чыгу дәвам итәчәген белдерде. Исегезгә төшерәбез, элек районда мобилизация буенча якыннарын озаткан  гаиләләргә ярдәм итү өчен волонтерлык хәрәкәте булдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International