Буадан мобилизацияләнгәннәргә квадрокоптерлар һәм медикаментлар тапшырдылар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Буа районы делегациясе Казанда җыелу пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар белән янә очрашты. Сугышчыларга ике квадрокоптер, коткару юрганнары һәм жгут-турникетлар тапшырдылар. Шулай ук медикаментлар партиясен һәм гуманитар ярдәм алу пунктында җыелган әйберләрне китерделәр, дип хәбәр итә район администрациясе. Буа районы башлыгы үз телеграм-каналында хәрби хезмәткәрләрдән рәхмәт  сүзләре белән видео урнаштырды.

 

- Хәзер  яклаучыларыбыз өчен иң мөһиме - алар артында ярдәм итәргә әзер торучы без барын тою. Һәркемнең уртак эшкә керткән өлеше өчен рәхмәт, - дип язды Ранис Камартдинов.

 Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-атлар якташларына рәхмәт сүзләре белән видео яздырган. Буа районыннан  Николай Нестеров район халкына мөрәҗәгать итте.

- Бүген бөтен Буа районына, битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә! Аерым алганда, район башлыгына һәм аның командасына безнең яныбызга  күп тапкырлар килеп, кирәкле әйберләрне тапшырганнары өчен рәхмәт белдерәм, - дип сөйләде хәрби хезмәткәр. 

Хәрби хезмәткәрләр сүзләренчә, республика һәм район аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, хәзер алар танк полигонында өйрәнүләр уза.

Исегезгә төшерәбез, Буа районыннан 136 кеше мобилизацияләнгән. Аларның гаиләләре өчен районда шәхси ярдәм чаралары эшләнә, ул гаиләләргә шәхсән  район бшлыгы  үзе һәм аның урынбасарлары барып,  көнкүрешләре белән кызыксынып тора һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International