режимы кертелә
2022 елның 3 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-салкын һава торышы (-16..-26°) саклана . Республикада аномаль-салкын һава торышы 2022 елның 9 декабренә кадәр булачак.
7-8 декабрьдә төнлә һәм иртә белән -14..-20°, аязганда -26° ка кадәр, көндез -10..-15° көтелә.
9 декабрьдә температура: төнлә һәм иртә белән -12..-17°, урыны белән -22° ка кадәр, көндез -7..-12° булачак».
Фаразлана торган куркыныч метеорологик күренеш белән бәйле рәвештә, энергетика һәм ТКХ объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык -, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килү ихтималы, шулай ук техноген янгыннар һәм кешеләрнең углерод газыннан агулану мөмкинлеге арта. Шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасының муниципаль звенолары өчен югары әзерлек режимы кертелә.