Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәтләр алучылар белән «Даруларсыз сәламәтлек» дигән темага әңгәмәләр уздыру оештырылган. Бу эшкә Буа медицина училищесы студентлары-волонтерлары җәлеп ителде.
Студент-волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнар белән бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, егылу һәм травматизмны профилактикалау турында әңгәмә уздырдылар. Шулай ук белгеч гриппны профилактикалау чараларын үтәргә кирәклеген искәртте. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә пневмония һәм бронхит формасында катлауланулар ешрак күзәтелә, ә 85 яшендә авырлыклар белән грипп булу куркынычы сизелерлек арта. Табибларның тәкъдимнәрен үтәргә кирәк, чөнки бу торгызуның иң мөһим факторларының берсе. Волонтерлар безнең спортчыларга ныклы сәламәтлек, үз-үзеңә ышанычны югалтмаслык ныклык теләде.
Чараны оештыручы фикеренчә, мондый чаралар яшьләрдә өлкән буынга карата мәрхәмәт һәм игътибарлылык тәрбияләүгә ярдәм итә.