2022 елның 3 декабреннән 12 декабренә кадәр VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант узачак

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Ел саен Россия юристлары Ассоциациясе оештыручылар һәм партнерлар белән берлектә Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант үткәрә. Диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән.  Сорауларның төп темасы: Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, гражданлык, гаилә хокуклары, ватандашлар хокуклары. Тестта юрдиктант.рф.  сайтында теләгән һәркем катнаша ала. Ул 40 сораудан тора, җаваплар өчен 60 минут вакыт бирелә. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗә белән диктант узу турында сертификат ала, шулай ук хаталар буенча мәгълүмат материалларына керә ала. Исегезгә төшерәбез, беренче диктант 2017 елда узды һәм 55 меңнән артык катнашучы җәлеп ителде, 2018 елда теркәлгән катнашучылар саны 165 мең кеше тәшкил итте.

2022 елның 3-12 декабрендә VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак, аның сораулары рус һәм берничә чит телдә: португал, кытай һәм инглиз телләрендә булачак. Сорауларның ике варианты эшләнде: «база» һәм «профессиональ». Быел платформага танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видеокүзәтүләр өстәләчәк. Проектның партнерлары булып берничә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International