2022 елның 8 декабрендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бизнес алып бару белән бәйле ярдәм һәм башка сораулар буенча хатын-кыз эшкуарлары өчен кайнар линия булачак.
Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасы профильле ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы халкы 8(843)238-10-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак.