«Идея бар» социаль әһәмиятле проектлар республика конкурсының гариза бирү кампаниясе ачылды!

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Әгәр сиң 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булсаң һәм республиканың яшьләр (яшүсмерләр) клубында тормышка ашырырга теләгән проектың  яки идеяң бар икән, өч юнәлешнең берсе буенча 12 декабрьгә 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча  гариза бир: https://forms.yandex.ru/u/637bbd10505690b8322b108e/

 

Номинацияләр турында тулырак:

Яшьләр медиасы

Социаль челтәрләр алып барырга, клиплар төшерергә, фотога төшерергә яки мәкаләләр язарга яратасызмы? Димәк бу номинация сезнең өчен генә!

 

Иҗади эшчәнлек

Гадәти булмаган  әйберләр ясау ошый, һәм син үз тормышыңны иҗатсыз күз алдыңа китермисеңме? Креатив  иҗади ниятең бар? Ул чакта без нәкъ менә синең  гаризаңны  көтәбез.

Эшмәкәрлек

Үзеңдә эшмәкәрлек тамыры барын һәрвакыт сизә идеңме? Үз бизнесыңны үстерү идеясе белән янасыңмы? Бу очракта без сезнең проектны бу номинациядә көтәбез.

Гаризаларны 12 декабрьгә кадәр 13:00 сәгатьтә кабул итәбез. 13 декабрьдә син аны тәкъдим итә аласың, ә инде 14 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Иң яхшылары проектны тормышка ашыру өчен 15 000 сум номиналлы «Озон» интернет-кибетенә сертификатлар алачак. Остазлар да игътибарсыз калмаячак һәм кыйммәтле бүләкләр алачаклар.

Проектны, һичшиксез, яшьләр (яшүсмерләр) клубында гамәлгә ашырырга кирәк булачак. Кайсысында икәнен төгәл белмисеңме? https://minmolteens.com/mpk сайтында таныш һәм сайла.

Теләсә нинди сораулар буенча төркем хәбәрләренә мөрәҗәгать ит. Тизрәк гариза бирегез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International