Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече өйдә социаль хезмәтләр алучы инвалидлар өчен «танып - белү сәгате» оештырган. Дәрестә карандаш ярдәмендә бармак гимнастикасы техникасы тәкъдим ителде. Максат-кулларның югалган вак моторикасын торгызу һәм өлкән яшьтәге гражданнарның хәрәкәтләрен координацияләү.
Күнегүләр комплексын төрле яшьтәге кешеләргә көн саен 5-7 минут үткәрергә кирәк. Уч табаннарында бик күп мөһим, биологик актив нокталар булганлыктан, массаж ясаганда организм эше активлаша.
Өйдә социаль хезмәт алучылар мондый күнегүләрне бик теләп башкаралар һәм күрсәтелгән кайгырту һәм игътибар өчен рәхмәт белдерәләр.