Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бүләкнең кечкенәсе юк
2013 елның 26 июле, җомга
Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы , матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе эшләнде. Максаты – белем бирү учреждениеләре проблемаларына, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга булыша алырдай кешеләрнең игътибарын җәлеп итү булган бу күркәм гамәлдән буалылар да читтә калмый.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күп мәктәпләр элеккеге чыгарылышларының, төрле оешмаларның ярдәмен тоярга, бүләген алырга өлгергән инде. “Кыят” ачык акционерлык җәмгыяте капиталь ремонт баручы Кыят урта мәктәбенә 170 мең сумлык идән рейкалары алып биргән. “Дружба” агрофирмасы Протопопово мәктәбе территориясен койма белән әйләндереп алу өчен 104,5 мең сум, “Татптицепром” җәмгыяте җитәкчесе Марс Алиев Яңа Шәйморза башлангыч мәктәбенә шушы максатка 76,5 мең сум акча юнәлтте. “Коммуна” җәмгыяте җитәкчелеге, 30 мең сумга төшереп, Килдураз урта мәктәбенә керү юлларын ремонтлатты, “Әхмәт электромеханика заводы” җәмгыяте канцелярия товарлары өчен 5 мең сум акча бүлеп бирде. Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе Буа электр челтәрләре җитәкчесе Владимир Чечковтан спорт шәһәрчеге өчен металл конструкцияләр, “Жилэнергосервис-Буа” җәмгыяте җитәкчесе Наил Әхмәтовтан кул югычлардагы суны җылыту җиһазы кабул итеп алды. Яңа Чәчкап мәктәбенә Казаннан шәхси эшмәкәр Нияз Заһретдинов көрәш келәме бүләк итте. “Авангард” агрофирмасы акчалата, Назыйф Хисамов азык-төлек белән ярдәм итте. Әлши урта мәктәбенә 1983 елгы чыгарылышлар 6 мең сум акча җыеп тапшырдылар. Уку йортларына 1-3 мең сум күләмендә акчалата булышучы шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, чыгарылышлар тагын да бар һәм аларның исемлеге көннән-көн зурая тора. Һәммәсенә рәхмәт, дибез.
Бүләкнең кечкенәсе булмый, чөнки күл бит тамчылардан җыела. Алар һәр мәктәпкә дә тамсын иде.
Азат АЙЗЕТУЛЛОВ, муниципаль район башлыгы:
- 31 августка кадәр дәвам итәчәк акция туган мәктәбе язмышына битараф булмаган һәр чыгарылыш катнаша ала. Һәрберебез үз уку йорты бусагасын соңгы кат атлап чыкканда рәх-мәтле күз яшьләре һәм билгесез киләчәктән берникадәр курку белән балачагының һәм үсмерлек чорын үткәргән мәктәп белән хушлаштык. Укытучыларыбызны беркайчан да онытмабыз кебек иде. Еллар уза. Тормышыбыз мәктәп елларын акрынлап хәтеребездән “сызып” инде башка киңлекләрдә дәвам итә. Ә мәктәп яши һәм үсә. Һәм без сизмәстән инде әти-әниләр, әби-бабайлар, ә кайчакта өченче буын сыйфатында кабат аңа әйләнеп кайтабыз. Туган мәктәбебезне тагын да яхшырак, профессиональрәк, балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа ягымлырак итеп күрәсе килә. Мәктәп сүздә генә түгел, чынлыкта да бөтен халыкның кайгыртуына әверелсен иде. Чөнки ул җәмгыятебез үсешенең төп факторы булып тора. Мәктәпкә бүген яшәве җиңел түгеллеге, аның киләчәгенә өлеш кертергә әзер булучы инвесторларны көтүе беркем өчен дә сер түгел. Яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга Сез дә хәлдән килгәнчә ярдәм итә һәм спонсор һәм меценат буларак үзегез турында якты хатирәләр калдыра аласыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз