Казанда "Форпост" республика үзәгенең отчет концерты узды, анда яшьләр хәрәкәте әгъзаларын бүләкләү һәм 2022 елгы эшкә йомгак ясау булды.
Чарада Буа муниципаль районы активистлары да катнашты.
"Форпост " җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының иң яхшы үзәге" исеменә үткәрелгән республика конкурсы нәтиҗәләре буенча 1 урынны алды!
Без районыбызның барлык форпостчыларын уртак, лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Киләсе ел тагын да күбрәк җиңүләр һәм кызыклы чаралар китерсен!