Буада "Арктика" боз сарае артында урнашкан урам шугалагы ачылды. Актив ял яратучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә өлгерделәр дә инде. Балалар һәм өлкәннәр эстафеталарда катнашты һәм хоккей уйнады.
Туңмас өчен кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйладылар.
Боз мәйданчыгы көн саен эшләячәк!
Тимераякны арендага алу - сишәмбедән якшәмбегә кадәр;
дүшәмбе-техник көн.
Тимераякка аренда аренда бәясе:
16 яшькә кадәрге балаларга - 50 сум,
16 яшьтән өлкәнрәкләргә-100 сум.
Үз тимераякларыгыз белән керү бушлай!
Барысын да шугалакка чакырабыз!