Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Түбәләр яңара, торбалар алмаша
2013 елның 26 июле, җомга
Шәһәрдәге берьюлы 9 күпкатлы йортта капиталь төзекләндерү җәелдерелгән. Әлеге объектларда эшнең барышы белән без дә кызыксындык.
Гарнизов урамында 2 номерлы йортта
Яшәүчеләр төзекләндерүне 25 ел көткәннәр. Подрядчы оешма “ПМК-6” җәмгыяте инде бүген башка объектка күчкән. Ләкин яшәүчеләр әле эш бетмәгән, дип саныйлар. Йорт буенча өлкән Лариса Мөбарәкшина әйтүенчә, түбә ябылган, су, канализация торбалары алмаштырылган. Боларына тел-теш тидерерлек түгел. Ә төтен юлларын, чорманы җылыту эшләре бөтенләй башкарылмаган. 3нче квартира хуҗасының исә аерым борчуы бар – алар торагы астыннан канализация торбалары уза, тыгылган очракта яман ис чыга, ташландык сулар кире килә. Капиталь ремонт ясаучылар, бу проектта каралмаган, дип, әлеге проблеманы чишүгә алынмаганнар да. Хуҗалар исә, мәсьәләне хәл итүне сорап, идарәче компаниягә гариза язганнар.
Гагарин урамында 3 номерлы йортта
Биредә дә “ПМК-6” ЧҖҖ эшчеләре хезмәт куя. Ремонт 3 атна элек башланган. Йортта түбә ябылган, фасад сайдинг белән тышланган, су, канализация торбалары алмаштырылган. Планда каралганның яртысы башкарылды инде, диләр эшчеләр. Халык ремонттан канәгать.
Некрасов урамында 42 номерлы йортта
Йорт буенча өлкәнне очратып булды. Элек биредә үзәк җылыту системасы файдаланылса, хәзер һәрберсендә индивидуаль булачак. Подрядчы – “ПМК-6”. Алар түбәне яңартканнар, ә торбаларны алмаштырып бетерәчәкләр.
Некрасов урамында42 “А” номерлы йортта
Ничә еллар дәвамында, түбәдән кар-яңгыр суы үтеп, квартираларында ремонт ясый-ясый интеккән яшәүчеләр өчен капиталь ремонт бәйрәмгә әверелгән. “ПМК-6” эшчеләре яңа түбә япкач, бу газаптан котылганнар. Йорт диварлары сайдинг белән тышлангач, яшәүчеләр киләсе кышта квартираларда җылы булачак, дип тә ышаналар. Җылылык, су үткәргеч канализация торбалары яңартылган.
- Тизрәк төгәлләсеннәр генә. Подрядчыга зарыбыз юк,- диде йорт буенча өлкән Нина Штыркина.
Некрасов урамында25 номерлы йортта
“ПМК-6” җәмгыяте остасы Илһам Садриев үзе дә объектта иде. Эшчеләр чорманы, төтен юлларын заманча материал – минераль мамык белән тышлыйлар.
- Ремонтны ахыргача башкару өчен төзелеш материаллары кайтып җитмәгән. Тик бу безнең өчен проблема түгел, билгеле срокка эшне төгәлләячәкбез, - диде оста. Шулай ук йорт эчендәге барлык төзекләндерү күләме дә башкарылган. Без бу хакта квартира хуҗаларының үзләреннән дә сораштык.
- Молодец, әйбәт эшлиләр, мондый яңартуны күптән көткән идек, - дип җавап бирделәр алар.
Вокзал урамында 82 номерлы йортта
Капиталь ремонт башланып кына килә. Моңарчы яшәүчеләр канализация торбаларының еш тыгылуыннан интеккән. Былтыр пычрак сулар урамга да аккан.
- Капиталь ремонт барышында канализация юлларын яңартсыннар иде, - диләр йортның беренче катында яшәүчеләр. Ә бер урта яшьләрдәге ханым: “Кыш буе квартираларда җил уйнады. Түбәне яптылар инде, йортны тышласалар да бик әйбәт булыр иде”, - дип өстәде. Ремонт-чыларны бу көнне әлеге объектта очратмадык. Ремонт эшләре сентябрь уртасына кадәр барачак әле. Яшәүчеләрнең барлык теләкләре үтәлер, дип ышанып калабыз.
Арефьев урамында9 номерлы йортта
Биредә ремонт эшләрендә “тәнәфес” ясарга туры килгән. “Буа МСО”сы җәмгыяте эшчеләре йортның беренче катында ремонтны төгәлләгәннәр. Эшне алга таба дәвам итүне икенче катта яшәүчеләр тоткарлык ясый. Йорт буенча өлкән Гөлүсә Гыйниятова әйтүенчә, хуҗалар, квартирага кыйммәтле ремонт ясалган, дигән сылтау белән подрядчыга эшләргә ирек бирмиләр. Даулашу прокуратурага кадәр барып җиткән. Әлегә нәтиҗәсез. Эшчеләр бригадасы исә вак-төяк эшләрне башкару белән мәшгуль.
Комсомол урамында1 “А” номерлы йортта
Объектта ремонт вакытлыча тукталган. Йорт буенча өлкән Рөстәм Юнысов белдерүенчә, “ПМК-6” җәмгыяте эшчеләре моңа кадәр түбә япканнар иде, канализация, су үткәргеч торбаларны алмаштырганнар. Подъездга пластик тәрәзәләр куйганнар.
- Җитешсезлекләр күренсә, үзем киңәш биреп эшләтәм, әлегә без бик канәгать, - ди Рөстәм абый.
Жорес урамында 114 номерлы йортта
Йортта – тынлык. Йорт буенча өлкәнне дә күрү насыйп булмады. Квартиралар ишекләрен шакып, төзекләндерүнең торышын сораштык. Яшәүчеләр әйтүенчә, подрядчы “Буа МСОсы” түбәне яңарткан, нигезгә отмоскалар ясый башлаган, канализация торбаларын алмаштырган. Соңгысында җитешсезлекләр бар – яңа торба кертү өчен тишкән урыннарны каплап бетермәгәннәр. Күбек азрак төшкән. Фатир хуҗалары аптырашта: әлеге эшне ахырынача җиткерерләрме, әллә инде үзләренә калачакмы?
Күрәсең, күпкатлы йортлардагы капиталь ремонтның плюслары да, минуслары да бар. Шулай ук җитешсезлекләрне төзәтергә дә вакыт җитәрлек әле.
Виктор АРИСОВ, район башкарма комитетының төзелеш һәм коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы:
- Быел шәһәрдәге 9 йортта капиталь ремонт ясала. Моңа федераль, республика, район бюджетларыннан, күчемсез мөлкәт хуҗаларыннан җыелган 26 миллион сум акча тотыла. Подрядчы оешмаларны да читтән эзләмәдек. 7 объектта ремонт эшләрен “ПМК-6”, икесендә “МСО” җәмгыяте эшчеләре башкара. Капиталь ремонтны төгәлләү срогы 15 сентябрьгә билгеләнгән. Планны алдан үтәргә дә ният бар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз