“Сөйләшүче” плитәләр юл күрсәтә

2013 елның 26 июле, җомга
Шәһәрдә яңа җәелгән брусчатка тротуарлардагы сырлы плитәләргә игътибар иткәнсездер. Алар гади түгел – күз буенча инвалидларга урамнарда ялгыз хәрәкәт итә алу мөмкинлеге бирәләр.
“Уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында алар әлегә Гагарин, Напольная, Вахитов, Үзәк урамнарның Ефремов белән киселешләрендә урнаштырылган. Әлеге җәяүле юлларын түшәү белән шөгыльләнүче “Стройгарант” җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиев әйтүенчә, мондый махсус плитәләр үзләрендә эшләнә. Күрсәтмә проектны исә ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы җиткергән. Сиземләү плитәләренең функциясе – күрү сәләте начар булганнарга юлдагы юнәлешне сайларга ярдәм итү. Аларга Брайль системасы нигезендә рельефлар төшерелгән. “Сызыклар”ның аңлатмасы бар. Конус рәвешендәгесе “Игътибар, хәрәкәт полосасына чыгарга соңгы адым” дигәнне аңлата, буй-буйлары юнәлешне күрсәтә, квадрат икән, димәк, алда каршылык бар, аны урап үтәргә кирәк. Ә  диагональ сызыклар уң һәм сул як юнәлешне сайларга ярдәм итә.
- Күрү мөмкинлекләре чикләнгәннәр әлеге яңалыкны шатланып кабул итте. Күбесе чит кеше ярдәменнән башка урамга да чыга алмый. “Өйрәтүче” плитәләрдәге сызыклар алар өчен хәзинә, - ди сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Руминә Хәбибуллина. Яшьтән күрүдән мәхрүм Андрей Царук аның сүзләрен үз тәҗрибәсенә таянып куәтли:
- Элек шәһәргә гел әнием белән чыга идем. Хәзер кирәк урынга үзем генә дә барып кайта алам. Плитәләр булыша, - ди ул.
Семен ВЛАСОВ, хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторлары вазифаларын үтәүче: 
 - Бу уңайлыкны кертүне ЮХИДИ хезмәткәрләре дә хуплый. Бәхеткә, районда инвалидлар катнашында юл-транспорт һәлакәте булганы юк. Шулай да күрү сәләте начар булган җәяүлеләр өчен кисәтүче, юнәлтүче плитәләр күптән кирәк иде. Юлларда иминлек тәэмин итү өчен аларны шәһәрнең барлык урамнары чатларында куярга тәкъдим итәбез.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International