Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил иткән, ә уртача ипотека кредиты-2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.

«Ипотеканы теркәүнең гомуми вакыты-5 эш көне. Безнең ведомствога «авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә әлеге объектлар тизрәк теркәлә, шул исәптән төбәктә «Ипотека 24 сәгать эчендә» проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә дә. Әгәр хокукый экспертиза үткәргәндә күчемсез милекне теркәүгә комачаулаучы сәбәпләр ачыкланса, безнең ведомство белгечләре кисәтүләрне оператив рәвештә бетерү өчен мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә керәләр», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы белгечләре тарафыннан хупланган гаризаларга анализ шуны күрсәтә: авыл ипотекасы кысаларында йортларны республиканың барлык районнарында сатып алуны өстен күрәләр, әмма Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау, Тукай һәм Арча районнары аеруча популяр», – дип билгеләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова .
Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары булып, потенциаль заемчыга 21 яшькә җитү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәү тора. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итәчәк, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр рәсмиләштерергә була, беренчел взнос – 10%.