Буада «Илебезне коррупциядән арындырабыз!» девизлы акция узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Буа муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында агымдагы елның 7 декабрендә Буа шәһәрендә «БУА» сәүдә үзәге бинасында халык өчен «Большая стирка» акциясе узды!. Әлеге чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова инициативасы белән яшьләр бүлеге  башлыгы Рамилә Зыятдинова ярдәме белән узды. Аны «Мөстәкыйль балалар» иҗтимагый яшьләр оешмасы активистлары Гөлнур Измайлова җитәкчелегендә үткәрделәр.

Әлеге акция коррупция проблемасы белән кызыксынган һәркемгә үзенең гражданлык позициясен, коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәтен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Активистлар буалыларга сүздән коррупция турында әйтемнәр һәм мәкальләр җыярга тәкъдим иттеләр. Тизлек һәм дөрес сүзләр җыелмасы өчен резидентлар бүләккә коррупциягә каршы юнәлешле логотиплы кер юу порошогы һәм сабын алдылар.

Яшь буын да, олы яшьтәге кешеләр дә коррупциягә тискәре мөнәсәбәтләрен белдерергә кушылды. Акциядә шулай ук җирле журналистлар да бик теләп катнашты.

Акция кысаларында активистлар «ришвәт» төшенчәсен аңлатып, коррупциячел хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен җаваплылык турында белешмәләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International