Буада телләрне һәм гореф гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча төбәк семинары узды

2022 елның 16 декабре, җомга

Буаның «Светофорик» балалар бакчасында халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча «Искитмәле минем телем» дигән  төбәк семинары узды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Чарада Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан һәм Татарстан районнарыннан профильле белгечләр катнашты.

Әлеге Учреждение республика территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру буенча республика конкурсында җиңүче булып тора. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 500 мең сумлык Грантын отты», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Ранис Камартдинов.

Балалар рус, татар, башкорт һәм чуаш телләрендә  җыр-биюләр тәкъдим иттеләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, биредә телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау буенча төрле чаралар оештырыла. Балалар бакчасында "Туган телем - иркә гөлем" театр түгәрәге дә эшли.

Кунаклар балалар бакчасы эшчәнлеген югары бәяләделәр. Агымдагы елның апрелендә бакчада   татар теле бүлмәсе ачылды. Анда сабыйлар традицион татар халык уеннарын да,  әйтик, «Аулак өй»не  уйный ала.

«Светофорик» балалар бакчасы 2019 елда «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары» Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International