Укучы ничек йөрергә тиеш?

2013 елның 27 июле, шимбә
Укучы гардеробында нәрсә булсын? Соңгы вакытта бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә. Иң мөһиме киемнәрдә социаль һәм дини аерымлыклар чагылмаска, ул психологик уңайлы булырга тиеш. Безнең мәктәпләрдә укучылардан нинди форма таләп ителә? Сорауны уку йортлары җитәкчеләренә юлладык.
Илдар ГЫЙНИЯТУЛЛИН. Әлки мәктәбе:
- Ике ел элек, ата-аналар белән  киңәшләшеп, укучыларга бердәм форма – малайларга да, кызларга да жилет, кызларга итәк тектердек. Быел да заказлар бирдек. Мин укучылар киеменә бик таләпчән: малайлар зәңгәрсу күлмәк, бәйрәмнәрдә – ак, кара чалбардан булырга, кызлар мәктәп формасына өстән ябык, тәнне күрсәтми  торган ак блузка кияргә тиешләр.
Вячеслав СТЕПАНОВ. Кыят мәктәбе:
- Безнең мәктәптә малайлар кара-зәңгәр төстә костюм-чалбар, зәңгәрсу, ак күлмәктән, ә кызлар шул ук төстәге, озынлыгы тездән аста булган итәк, сарафан, ак блузкадан йөриләр. Башкача рөхсәт ителми. Хәзер яңа мәктәп формасы турында сөйләшүләр алып барыла. Яңадан бердәм дәүләт формасы кире кайтарылсын иде. Беренчедән, ул баланың аз керемлелеге яисә хәлле гаиләдән булуын “кычкырып” тормый, икенчедән, дәүләтнеке булгач, бәясе дә арзанрак булыр иде.
Михаил БАТИН. 5 номерлы мәктәп:
- Укучыларыбыз 5 елдан бирле бердәм формадан йөри. Ир балалар өчен ул караңгы төстәге жилет-пинжәктән, чалбардан, кызларга шулай ук жакет-жилеттан, итәктән тора. Кызларга классик формадагы чалбарлар да рөхсәт ителә. Үзәкләштерелгән тектергәч, итәкләрнең озынлыгы хәл ителгән – алар стандарт.
Рамил КӘЛИМУЛЛИН.1 номерлы мәктәп:
- Бездә мәктәп формасы, күптән килешенгән буенча, куе алсу төстәге жилеттан һәм караңгы төстәге “ас”тан тора. Жилетларда мәктәп эмблемасы бар. Бәйрәмнәрдә жилет астыннан ак блузкалар һәм күлмәкләр кию тәртипкә кергән, гадәти көннәрдә аларның бертөслеләре дә ярый. Чалбарлар бары тик классик фасонда булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International