«Сәләт» «Әйдаманнар мәктәбе» әйдаман осталыгы республика мәктәбе 2022 елның 29 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Кырым Республикасы, Форос шәһәр тибындагы бистә) узачак.

2022 елның 16 декабре, җомга

«Сәләт» «Әйдаманнар мәктәбе» әйдаман осталыгы республика мәктәбе 2022 елның 29 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Кырым Республикасы, Форос шәһәр тибындагы бистә) узачак.

 «Әйдаманнар мәктәбе» ТР һәм РФ төбәкләренең сәләтле студентларын җәлеп итәргә, белем алучыларны психологик-педагогик белемнәр үзләштерергә һәм «Сәләт» профильле сменаларында әйдаман эшчәнлеген оештыру һәм ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләү өчен кирәкле практик күнекмәләр алырга ярдәм итә. Проект кысаларында ел дәвамында төрле юнәлешләр буенча укыту алып барыла:

• сәләтле балалар белән эшләү;

•командада эшләү;

• педагогик хәлләрне ачыклау һәм хәл итү;

• «Сәләт»нең традицияләре һәм принциплары белән танышу;

• балалар өчен мәгариф, мәдәни-иҗат һәм спорт чараларын эшләү һәм уздыру;

• профильле лагерь программасын структурлаштырып төзү. 

Мәктәптә 2023 елның җәендә вожатый булырга планлаштыручыТатарстан Республикасы югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары катнаша. Проект беренче тапкыр 2002 елда Казанда һәм Татарстан Республикасы районнарында 55 югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студенты катнашында гамәлгә ашырылды. 2014 елдан проект киңәйде һәм җитәкчеләр һәм вожатыйлар «Сәләт» дип атала башлады. Мәктәптә ел саен Татарстан Республикасының һәм РФ төбәкләренең 500гә якын талантлы яшьләре катнаша (кагыйдә буларак, 90 проценты - элек «Сәләт» профильле лагерьларында катнашучы балалар). База инфраструктурасы: Торак корпус: 4 урынлы номер, 2 санузел. Бүлмәләр кондиционерлар, смарт телевизорлар, шкафлар һәм тумбочкалар белән җиһазландырылган. Торак корпусның үз кер юу бүлмәләре, ял итү һәм белем бирү урыннары булган холлары бар.

Спорт комплексы: 4 катлы спорт комплексы, баскетбол боҗралары, волейбол челтәре һәм футбол капкалары булган зур спорт залы, хореография залы, көрәш өчен зур спорт залы, скалодром, шулай ук зур тренажер залы бар.

Урам спорт киңлекләре: зур футбол кыры, стритбол өчен мәйданчык, урам тренажерлары, йөгерү юллары. Белем бирү үзәге: 5 белем бирү сыйныфлары, конференц-зал, китапханә. Ашау: 5 тапкыр ашау, һәрвакыт кайнар ризык, хәләл продукция. Проектта катнашу бәясе: бушлай

Мәгълүмати сылтамалар: https://vk.com/selet.akbars.foros - «Сәләт - Ак барс» яшьләр үзәге рәсми төркеме; https://selet.biz - «Сәләт» рәсми сайты; http://akbars.foros.selet@gmail.com; http://akbars.foros.selet@mail.ru - «Сәләт  - Ак Барс» яшьләр үзәге почтасы. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: Гайнетдинов Булат Ирек улы, «Сәләт - Ак барс»  яшьләр үзәге директорының проект эшчәнлеге буенча урынбасары. 8 951 890-41-26 - WhatsApp / Telegram.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International