Дружиначылар-акча өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча эшләүче кешеләр. Бу хәрәкәт Буада да үсеш алган. Ел нәтиҗәләре буенча активист-дружиначыларга рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шулай итеп бүләкләрне түбәндәге оешмаларның ирекле халык дружинасы әгъзалары алды:
- «Арктика» спорт мәктәбе;
- Буа район үзәк хастаханәсе;
- «Батыр» спорт мәктәбе;
- Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп;
- Буа элеваторы;
- Буа торак коммуналь хуҗалык оешмасы
- «Таттелеком» ААҖ филиалы;
- «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәге.
Бүләкләүне Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов үткәрде.
- Дружиначылар район территориясендә хокук бозуларның кимүенә һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бик уңай йогынты ясыйлар. Бу-күңел кушуы буенча гына башкарыла торган зур эш. Җәмәгать тәртибен саклауда ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Ленар Шакирҗанов һәм нык сәламәтлек, иминлек теләде.