2022 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Президиумы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының иң яхшы ветеран оешмасы республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмасының 35 еллыгына багышланган иде.
Беренчел ветераннар оешмалары арасында яшәү урыны (авыл җирлекләре) һ.б. буенча 2 нче урынны Буа муниципаль районының Кайбыч авыл җирлеге алды-рәисе Дания Сәлимҗан кызы Ваһапова.
Беренчел ветеран оешмалар - министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары, учреждениеләр арасында 2 нче урынга "Буа медицина училищесы", рәисе Алсу Сәлим кызы Хәмидуллина лаек.
Конкурста җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм 25 000 сумлык акчалата бүләкләр тапшырылды. Алга таба да уңышлар телибез!