«Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләде.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1 - 3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләрдән (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш)
–Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр; - Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, хосусый йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта файдалануны тыюны билгеләргә.
Әлеге карар законлы көченә 2022 елның 16 декабрендә керде. Карар белән Буа муниципаль районының рәсми сайтында ссылка буенча танышырга мөмкин: /file/buinsk/File/401 ик-п_16.12.2022.pdf