2022 елның 21 декабрендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы омбудсмены каршындагы инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак
Дәресне, видеоэлемтә режимында, Идел буе федераль округындагы «Баш радиоешлык үзәге» ФДУП филиалының цифрлы мохиттә гражданнарга хокукый ярдәм төркеме белгечләре үткәрәчәк.
Төп тема блоклары:
- Интернетта балалар куркынычсызлыгы;
- Интернетта шәхси мәгълүматны, шул исәптән Бердәм идентификация һәм аутентификация системасын куллану куркынычсызлыгы;
- цифрлы мәйданчыкларда сатып алулар вакытында шәхси мәгълүматларның сакланышы.
Катнашу өчен WhatsApp мессенджере яки Телеграм төркемендә сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк.
WhatsApp төркеменә керү өчен чакыру: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx
Телеграм төркемгә керү өчен чакыру: https://t.me / +bWhyDecAFpxjZDgy