Буа районында башлангыч сыйныфлар өчен шимбә «санитар көн» ясалды. Карар грипп һәм ОРВИ авырулары арту аркасында кабул ителде, дип сөйләде үзенең телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.
«Буада да, тулаем республикадагы, илдәге кебек үк авыручылар саны арта. Исегезгә төшерәсем килә, районда республиканың баш санитар табибы керткән чаралар эшли. Ләкин күп нәрсә үзебезгә бәйләнгән! Авырыйсыз икән - өйдә калыгыз, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез. Һәм, әлбәттә, иммунитетыгызны ныгытыгыз, өстәвенә, «Арктика»да урам шугалагы инде эшли башлады», - дип язды Ранис Камартдинов.
Хәзерге вакытта районда аеруга сыйныфлар юк. Буа районы үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, көн саен поликлиникага 18-21 кеше мөрәҗәгать итә, күрсәткечләр көн саен үсә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның баш санитария табибы карары белән республикада 15 декабрьдән башлап, социаль һәм медицина учреждениеләрендә битлек режимы кертелде, транспорт һәм мәгариф учреждениеләренең дезинфекциясе көчәйтелде.