Татарстан Росреестры 2022 елның 11 аена йомгак ясады..
Быел ведомство 973 меңнән артык хисап -теркәү гамәлләре (-14%) башкарган. Шул исәптән 264 меңнән артык торак биналарга (-0,6%), якынча 208 мең - җир кишәрлекләренә ( 6,1%), һәм якынча 8 мең машина-урынына ( 26,5%).
Сату-алу килешүләренә килгәндә, быел татарстанлылар җир кишәрлекләрен (95 меңнән артык) һәм торак биналарын (79 меңгә якын) сатып алган. Шуның белән беррәттән, республикада яшәүчеләр 17 меңгә якын шәхси торак йорт һәм 8 мең торак булмаган йорт сатып алган.
Шулай ук Татарстан Росреестры тарафыннан 87 меңгә якын ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта электрон ипотека бирүчеләр саны 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, ә аларның өлеше якынча 75% тәшкил иткән. «24 сәгать эчендә электрон ипотека» проекты кысаларында 25 мең ипотека теркәлгән, ташламалы ипотека программасы буенча - 5,7 мең тирәсе. Исегезгә төшерәбез, РФ президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайту турында игълан итте.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:
«Бүгенге көндә электрон ипотеканың 80% ы Татарстан Росреестры тарафыннан тәүлек дәвамында теркәлә. Бу Россия Федерациясе буенча бик югары күрсәткеч. Әмма бер елдан соң тәүлек дәвамында барлык электрон ипотеканың 90% ы теркәлергә тиеш. Әлеге максат, һичшиксез, ирешә алырлык, гәрчә банк бергәлеге белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек таләп итсә дә.».
Лилия Борһанова сүзләренчә, 2024 елда теркәлүгә бары тик электрон рәвештә генә керергә һәм өлешләп катнашу килешүләре (ДДУ) керергә тиеш. 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 80% чамасы тәшкил иткән, бу шулай ук ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Быел исә Татарстан Росреестры тарафыннан 17 меңгә якын өлешләп катнашу килешүләре теркәлгән.