Үз эшеңне ничек ачарга? Бизнес нәрсәдән башлана? Чыннан да нинди ярдәм чаралары эшли?
Әлеге сорауларга җавапларны бүген "Эшкуарлык эшчәнлеген социаль контракт төзү мөмкинлеге белән ничек башларга" темасы буенча семинар-киңәшмәдә катнашучылар алды. Чарада спикер булып җәмәгать вәкиле, омбудсмен һәм эшмәкәр - Михаил Кузнецов чыгыш ясады.
Буалыларга кызыксындырган сорауларны бирү һәм конкрет җаваплар алу өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Сорауларга шулай ук социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре дә җавап бирде.