«Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.12.2021 елгы 1194 номерлы карары нигезендә яңа ел бәйрәм чараларының, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт яисә муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Буа шәһәре Башкарма комитеты карар бирә:
1. 2022 елның 21 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга;
2. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда түбәндәге чикләрдә урнашкан территорияләрдә 1 - 3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләрдән (бенгаль утларыннан, шапылдаклардан тыш) файдалануны тыю билгеләргә:
-500 метр сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән,
-торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта.
Буа шәһәрендә гражданнарга пиротехник эшләнмәләрдән файдалану өчен 2 урын билгеләргә:
- В.И.Трусенев исемендәге үзәк стадион белән Буа шәһәренең Үзәк паркы арасындагы бушлык;
- Буа шәһәренең Ефремов урамы белән Р.Люксембург урамы арасындагы бушлык.