Буада хәйрия концертында махсус операция зонасына посылкалар җибәрүгә акча җыйганнар

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Буада хәйрия концертында 57 мең сум җыйганнар. Аны район артистлары көче белән оештырдылар, сәхнәгә балалар коллективларында катнашучылар да чыкты.

Акчаларны махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнүчеләр өчен  җылы кофта сатып алуга җибәрәчәкләр.

Якын көннәрдә Буа районында район сугышчыларына гуманитар йөк җибәрү булачак. Бездән киткән ир-атлар хәзер Луганск халык республикасында, дип хәбәр итте Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында.


«Буа районы делегациясе мобилизацияләнгән буалыларга адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына шәхсән үзе барачак. Һәркем өчен индивидуаль посылкалар җыябыз», - дип язды Ранис Камартдинов.
Буа районы башлыгы үз телеграм-каналында сугышчыларга посылкалар китерүчеләрнең кадрларын урнаштырды. Әйтик, "Өммегөлсем" фольклор ансамбле җылы кием һәм бәйләнгән оекбашлар алып килде. Шикәр заводы тушенка һәм консервлар партиясен әзерләгән, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ринат Гайнетдинов капчыклар белән шикәр алып килгән. Шулай ук җирле эшмәкәрләр һәм депутатлар да ярдәм итте. Зур Фролово авылында хәйрия складын оештыручылар гадәттәгечә актив катнаша. Анда хәрби хезмәткәрләр өчен ике генератор, 5 ракета миче, 10 тактик носилка, 200 окоп шәме әзерләгәннәр.

Буа районында гуманитар ярдәм җыю пункты район ветераннар советы базасында Буа, Космовский ур., 31 йорт адресы буенча урнашкан. 

Исегезгә төшерәбез, элек район җыю пунктына  махсус жилетлар, рацияләр, карабиннар, квадрокоптерлар, медикаментлар тапшырганнар иде. Барысы да районда өлешчә мобилизация башлангач ачылган махсус счеттан сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International