Юл хәрәкәтен җайга салу максатларында, шулай ук Буа шәһәренең «Үзәк» паркында яңа ел чыршысын ачу тантанасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында, 17 сәгатьт 30 минуттан 21 сәг. кадәр 2022 елның 31 декабрендә Буа шәһәренең үзәк паркы янәшәсендәге урамнарда - Космовский урамында (К.Маркс урамы белән кисешкәннән алып Вахитов урамы белән кисешкәнгә кадәр) транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк, Р.Лсембург һәм Космовский урамы ягыннан Вахитов урамына керү чикләнәчәк.
Бәйрәмгә шәхси автомобильдә баруны планлаштырганда бу чикләүләрне исәпкә алуыгызны сорыйбыз.