Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районының “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Һәр йортка Яңа ел” акциясен оештырдылар. Максаты - өйдә социаль хезмәт алучыларны Яңа ел белән котлау.
Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында бүлектә эшләүчеләр аларга чын күңелдән иминлек, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар. Кунакларга һәр йортта сөенделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы яңа ел кәефе алды.