Татарстанда торак төзелеше өчен яңа кишәрлекләр ачыкланды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Росреестрының «Төзелеш өчен җир» проекты кысаларында планлы эше нәтиҗәсендә агымдагы елның декабрендә торак төзелеше өчен яраклы тагын 20 яңа җир кишәрлеге ачыкланды. Барлыгы безнең төбәктә 120 гектардан артык шундый 72   кишәрлек  бар. 

Быел Питрәч муниципаль районында гына да әлеге сервис ярдәмендә 20  кишәрлек торак төзелешенә җәлеп ителгән. Ел ахырына инде җәлеп ителгән  кишәрлекләрнең гомуми саны 245 гектарга якын булган 51 гектарга җитте. Шуларның 44 е- шәхси торак төзелеше өчен, 7се күпфатирлы йортлар төзү өчен.

 

Ачыкланган 72 җир кишәрлеге турындагы мәгълүмат "Төзелеш өчен җир" гавами кадастр картасы сервисында "Торак һәм шәһәр мохите"  илкүләм проекты кысаларында Росреестр тарафыннан эшләнгән.  Җир  кишәрлекләренең күпчелек өлеше (34) Татарстан Республикасы Питрәч районында урнашкан. Шулай ук Түбән Кама, Арча, Аксубай, Актаныш, Яшел Үзән, Нурлат, Кукмара, Әгерҗе, Кама Тамагы һәм Тәтеш, Алабуга, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә дә  кишәрлекләр бар.

 

««Төзелеш өчен җир» сервисы ярдәмендә кулланучылар оператив рәвештә туры килә торган җир кишәрлеген табарга һәм аның турында тулы мәгълүмат алырга, шулай ук аны, җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итеп, сатып алырга мөмкин. Цифрлы ресурс инвесторларга һәм төзүчеләргә үз эшчәнлеген планлаштырырга, төзелеш һәм инвестицияләр күләмнәрен арттырырга ярдәм итәчәк, шул ук вакытта гражданнарның торак шартларын яхшыртачак. Киләчәктә әлеге сервис «Пространство мәгълүматларының милли системасы» бердәм цифрлы платформасына интеграцияләнәчәк, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров. 

Торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү потенциалы булган җир кишәрлекләрен һәм территорияләрне эзләү өчен ачык кадастр картасы сайтына керергә, "Участок" - "Торак төзелеше" вкладкасын сайларга һәм эзләү юлына регион номерын, ике  ноктаһәм йолдызны кертергә кирәк. Мәсәлән, Татарстанда бу «16:*» торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү потенциалы булган җир кишәрлеге яки территория белән бәйле мөрәҗәгать булдыру өчен тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендә «Мөрәҗәгатьне бирергә» дигән сылтамага басарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International