Буа районы башлыгы уллары белән мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен яңа ел белән котлады

2022 елның 30 декабре, җомга

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов күп балалы Аксановлар гаиләсендә булды. Гаилә башлыгы Булат хәзер махсус хәрби операция зонасында. Булат белән Ольга Мәрьям исемле уртак бер кыз үстерәләр. Тиздән гаиләдә бала тууын көтәләр. Бу хакта телеграм-каналында Ранис Камартдинов сөйләде.

"Гаилә бишенче сабыйның тууын көткәндә, аның әтисе тиздән исән-сау, җиңү белән өенә кайтачагына ышанабыз", - дип язды Буа районы башлыгы.

Гаилә белән очрашуга Ранис Камартдиновның уллары да килде, алар бергәләп бүләкләр тапшырдылар.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашулар оештырылган иде. Мондый шәхси визитлар вакытында һәр гаиләнең реаль ихтыяҗлары турында объектив мәгълүмат алуга ирешелде, адреслы ярдәм чаралары эшләнде. Шулай ук, очрашулар сериясеннән соң, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә ярдәм итү буенча районда волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International