Буада 2023 елның беренче баласы туды

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

2 гыйнварда Буа үзәк район хастаханәсендә 2023 елда районның беренче баласы 3 сәгать 15 минутта туган. Район башлыгы Ранис Камартдинов телеграм-каналында гаиләне мөһим вакыйга белән котлады.

 

"Бүген 3:15 сәгатьтә Буа районының 2023 нче елның беренче кешесе  туды. Бала Камолдиновлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килде. Яңа туган балага һәм күп балалы гаиләгә бәхет телибез", - дип язды Ранис Камартдинов.

 Буа үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 3080 граммлы һәм 50 сантиметрлы сабый туган. Ул Лощи Солихахон һәм Алишер Камолдиновлар гаиләсендә бишенче бала.

Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 гыйнвар көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә Татарстан буенча 30 бала туган, 11 малай һәм 19 кыз дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International