Буада көн саен өч мәйданчыкта бәйрәм тамашалары уза

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

Буада һәр көнне өч шәһәр мәйданчыгында бәйрәм программалары оештырылды. Иске Яңа елга кадәр районның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре концертлар һәм тамашалар әзерләде, дип хәбәр иттеләр Буа хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Концертлар 18.00 сәгатьтә Үзәк һәм Яшьләр паркларында, шулай ук Шикәр заводы паркында башлана. Көн саен аларның һәрберсенә ким дигәндә 100 кеше килә. Бәйрәмнәрнең кадрлары белән телеграм-каналда Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.

 

 "Көн саен күңел ачу тамашалары Үзәк һәм Яшьләр паркларында, шулай ук Шикәр заводы янындагы паркта уза. Сез дә кушылыгыз», - дип чакырды Ранис Камартдинов.

 

Районның матбугат хезмәтендә ачыклык кертелгәнчә, Үзәк һәм Яшьләр паркларында мәдәният өлкәсе, шикәр заводы-мәгариф бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясый. Якын көннәрдә Яшьләр паркында Буа балалар сәнгать мәктәбенең «Вьюговей» программасы, Мәдәни үсеш үзәгенең «Яңа ел әкияте» чыгышы, Үзәк паркта авыл мәдәният йортларыннан программалар тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International