Буада салкыннар сәбәпле паркларда күңел ачу тамашалары туктатылды

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

Буада кискен суыту сәбәпле, музыкаль-уен программасын һава шартлары яхшырганчыга   кадәр туктатып тору турында карар кабул ителде. Бу хакта телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.

 

«Яңа ел  тамашалары өч мәйданчыкта да - шәһәрнең Яшьләр, Үзәк һәм Шикәр паркларында  вакытлыча туктатылды. Алдагы көннәрдә салкынлыкның кич белән -30 һәм аннан да түбәнрәк төшү көтелә. Шуңа күрә әлегә яраткан гаиләбез  янәшәсендә җылынабыз», - дип язды Ранис Камартдинов.

 

Исегезгә төшерәбез, 13 гыйнварга кадәр Буаның өч шәһәр мәйданчыгында бәйрәм программалары үткәрү планлаштырыла. Концертлар һәм тамашалар районның мәдәни өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Декабрь ахырыннан Үзәк һәм Яшьләр паркларында мәдәният өлкәсе, Шикәр заводы паркында - мәгариф бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International