Татарстанда -41 градуска кадәр салкын көтелә

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Төнлә һәм иртән 9 һәм 10 гыйнварда Татарстанда температура -41 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча көндез һаваның максималь температурасы -25-30 градус тәшкил итәчәк.

 Исегезгә төшерәбез, аномаль салкын һава торышы Татарстанда 6 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр шторм кисәтүенә сәбәп булды. Күрсәтелгән чорда һаваның уртача тәүлеклек температурасы сезонлы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк төшәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерәләр:  туңу һәм өшү булмасын өчен ерак сәфәрләрдән тоткарланыгыз. Җылы киенегез.

Салкын һава торышында авто механизмнарында җитешсезлекләр кискен арта. Юлда барганда тизлекне арттырмагыз, кинәт тормозлаудан сакланыгыз, тизлекне салмак кына киметегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International