Санлы телевидение: берсе китте, икенчесе килә

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Берничә атнадан бирле санлы телевидениедә “НТВ”дан кала бернинди каналның да күрсәтмәвеннән зарланып бер ир-ат шалтыратты редакциягә. Укучыбыз моның сәбәбен ачыклавыбызны да сорый.
“Моннан биш ел элек санлы телевидение – киләчәгебез”, дип язган идегез. Без бит газетага ышанабыз, яратып укыйбыз”, - дип мактагач та, линиянең икенче очындагы әңгәмәдәшемнең кайдан, кем булуын да сорарга онытканмын. Шулай да, юкка борчымаслар, дип, проблеманың очына чыгарга булдык.
2008 елның март аенда “Радиотелеком” компаниясе Буада DVВ-Т форматта санлы эфир телевидениесен җибәргән иде. Аннан шәһәрдә, районның кайбер авылларында яшәүчеләр файдаландылар, дистәдән артык канал карый алдылар. Районда “Радиотелеком” компаниясенең филиалы юк, шуңа да элемтәгә чыгу өчен телефон номерларын белешү максатында башта “Телерадиотехника” җәмгыятенә шалтыраттым – телевизорга махсус приставкаларны алар сатты. Ә “Радиотелеком”да җавап кыска булды:
- Безгә Роскомнадзордан санлы эфир телевидениесенә лицензиясе булмаган каналларны өзү турында таләп килде. DVВ-Т форматта тапшырулар бүтән эфирга чыкмаячак. Берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Санлы телевидение белән хәзер “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – “ТР республика радио-телевизион тапшыргыч үзәк” шөгыльләнә , - диделәр.
Ләкин безгә санлы телевидение белән хушлашырга ашыгырга кирәкми. Алмашка тагын да заманчарагы, бер ешлыкта 7-9 гы-на түгел, 10-12 канал күрсәтелүчесе, ягъни DVВ-Т2 форматта тапшыручысы килә. Моны “ТР республика радио-телевизион тапшыргыч үзәк” вәгъдә итә. Киләчәктә бу яңалыкны куллануга алучылар булыр, әлбәттә. Ә менә бүген телевизордан тапшырулар карый алмаучыларга нишләргә? Арзанлы антенналар сатып алып, каналларны аналог тапшыруында карап торыргамы, кыйммәтле “тәлинкәләр” белән түләүлесенә күчәргәме – үзләре хәл итәрләр. Без исә, алар өчен шатлыклы булмаса да, дөрес мәгълүмат җиткерергә тырыштык.
Булат САФИУЛЛИН, “ТР республика радио-телевизион тапшыргыч үзәк” директоры урынбасары:
- Буада санлы телевидение булачак. Узган елның 1 мартыннан башланган бу эш этаплап башкарыла. Бүгенге көндә республиканың 70 проценты яңа стандарт белән колачланган. Агымдагы елның августында Буада тапшыргычлар урнаштыру өчен яңа башня төзү эше башланачак.
Халыкка DVВ-Т2 форматта санлы телевидение карау өчен махсус приставкалар сатып алырга туры киләчәк. Алар әлегә 1,1-1,5 мең сум тора. Приставкалары үзендә булган телевизорлар да җитештерелә. Ә каналлар түләүсез булачак.
Фаяз ШӘРӘФЕТДИНОВ, “Телерадиотехника” җәмгыяте директоры:
- Безгә үз вакытында приставкаларны мактап сатуыбызны гаепләп мөрәҗәгать итәләр. Ләкин без аларны район җитәкчелеге кушуы буенча гына реализацияләдек. Санлы телевидениегә  безнең бернинди катнашыбыз да юк. Эш бит әлеге җиһазларның төзексезлегендә түгел, ә DVВ-Т форматның бөтенләй гамәлдә булмавында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International