Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә.
Бу көнне буалылар да махсус әзерләнгән урыннарда - бәкеләрдә коеначак, чиркәүләрдә су изгеләндереләчәк.
Буа районында 5 авыл җирлегендә бәкеләр әзерләнде:
• Әлши авылында Чынлы елгасында (18 гыйнварда 23:30 сәгатьтән),
• Алших авыл җирлегендә- Теңкәш авылында Карлы елгасы үзәнендәге күлдә (18 гыйнварда 20:00 сәгатьтән),
• Зур Фролово авыл җирлегендә – Изге Пантелеймон чишмәсе (18 гыйнвардан 23:00 сәгатьтән 19 гыйнвар 8:00 сәгатькә кадәр),
• Ырынгы авылында Карлы елгасында бәке . (19 гыйнварда 18:00 сәгатьтән).
• Кыят авылында Узкая елгасында (18 гыйнварда 23:00 сәгатьтән).
Урыннарда коткаручылар, медицина һәм хокук саклау хезмәткәрләре кизү торачаклар.
Коенучылар өчен кайнар чәй булачак һәм җилдән саклаучы палаткалар куела.
Бәйрәмгә килегез!