Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.
«Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә:
Буа муниципаль районының Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева мактаулы 1нче урынны алды.
Алексей Песошин иң көчле конкурсантларны котлап, нәкъ менә битараф булмаган кешеләрнең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә республикада тотрыклы оператив хәл саклануын әйтте.
«Закон территориясе» конкурсы 2007 елдан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты канаты астында үткәрелә. Аның максаты-муниципаль районнарның, шәһәр округларының һәм авыл җирлекләренең, җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга сизелерлек өлеш керткән предприятие һәм оешма, мәгариф учреждениеләре, физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату.