«Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Александр Невский исемендәге кадет корпусы» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә укырга чакырабыз

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда гражданнарны 8 нче сыйныфка укырга җыялар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы «Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы «Кадет корпусы» махсус исеме белән белем алучы мәгариф оешмаларына акчалата түләүләрне башкару турында» 05.09.2022 № 1560 карары нигезендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан белем алучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнгән һәм түләнә.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кадет корпусына кабул итү рус теле, математика, тарих һәм чит тел буенча керү сынаулары нәтиҗәләре, кандидатларның укытуга, физик әзерлек дәрәҗәсен психологик әзерлеген билгеләү, шулай ук аларның иҗтимагый, иҗади һәм спорт казанышларын бәяләү нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла.  Керү сынаулары 2023 елның 1 июненнән 20 июненә кадәр үткәрелә.

2022 елның 11 февралендә Кадет корпусында ачык ишекләр көне үткәреләчәк.   Чара 9.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Мәскәү шәһ., Маршал Чуйков ур., 26.

Кадет корпусына документлар кабул итү 2023 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр узачак. Керү сынауларын тапшыру тәртибе белән кадет корпусларының рәсми сайтында танышырга мөмкин http://kskr.ru  «Поступающим» бүлегендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International