Ранис Камартдинов православие динен тотучыларны Хач ману бәйрәме белән котлый

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа районының кадерле халкы, православие христианнары!

Сезне чын күңелдән борынгы һәм рухи бәйрәмнәрнең берсе — Хач ману (Качману – Крещение Господне) бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар. Кач манылган су барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.

Гасырлар дәвамында без православие традицияләрен саклыйбыз һәм хөрмәт итәбез! Бүген дә бу якты бәйрәм безнең барыбыз өчен дә рухи яңарыш, җаннарны һәм йөрәкләрне агарту, эчке дөньяны үзгәртү вакыты булыр дип ышанам.

Бу илаһи көнне  йөрәкләрегездә һәрвакыт игелек һәм шатлык булсын, ә күңелләрегез саф булсын дип телим! Ә сезнең йортларыгыз тынычлык һәм иминлек белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International