Татамида очрашу Биектау районында узды. Ярышларга Россиянең 21 төбәгеннән 1500дән артык каратист җыелган.
Буа клубында катнашучылар Фәрхәд Фәхретдинов 14-15 яшьлекләр категориясендә икенче урынны алды (ката), 12-13 яшьлек спортчылар арасында Айнур Яруллин өченче урынны алды (ката). 10-11 яшьлекләр категориясендә Матвей Илюшкинның кумитеда – өченче, ката-икенче. Кумитеда 8-9 яшьлек спортчылар арасында Эмиль Галимов-беренче, Артем Курденко өченче урыннарны алды. Иң яшь каратистлар арасында өченче урында Камил Абдуллин (ката).
Сүз уңаеннан, 8-9 яшьлекләр категориясендә команда зачетында да призлы урын бар: безнең егетләр өченче урынны алды (кумите). Команда составында Артем Курденко, Илназ Вәлиев, Эмиль Галимов бар.
Дәрәҗәле ярышларда безнең кызлар да призер булды. 12-13 яшьлекләр категориясендә Зифа Кәлимуллина һәм Хәдичә Гайфуллина өченче урында (кумите).
Каратистларны Ринат Хәсәнов әзерли.