Бәйгедә җиңгән акчаларга Буа укучылары махсус хәрби зонага мобилизацияләнгәннәр өчен фонарьлар һәм батарейкалар сатып алды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Буа шәһәренең гуманитар ярдәм җыю пунктына укучылар батарейкалы фонарьлар алып килделәр. Роберт аларның "Дус сыйныф серләре" конкурсында җиңүләре һәм акчалата сертификат алулары турында сөйләде. Балалар бу акчаны безнең солдатлар өчен кирәкле әйберне сатып алуга юнәлтергә булдылар.

- Без мобилизацияләнгәннәр өчен батарейкалар белән фонарьлар сатып алырга булдык. Тагын 5" А "сыйныфы безнең солдатларга хатлар язды, - дип сөйләде мәктәп укучысы.

Шулай ук Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары окоп шәмнәре эшләнмәләрен әзерләделәр, аларны гуманитар ярдәм җыю пунктына китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International