Уртак эш-берләштерә! Бүген Буа районында яшәүчеләрнең барысы да мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм җыюда катнаша.
"Без тынычлык өчен!" акциясен тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балалар үткәрде. Очрашу Ырынгы авылы клубында узды. Акциянең максаты турында әңгәмәдән соң, балалар сатып алынган товарларын пакетларга бүлделәр. Солдатларга җылы оекбаш, сабын, бәдрәф кәгазе, шулай ук куертылган сөт, козинаки, пирожныйлар, кофе, чәй җибәреләчәк. Һәр посылкага балалар язган шигырьләр һәм хат-рәсемнәр салынды.
Балалар күрсәткән мини-концерт ата-аналар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады, акробатик элементлар һәм матур биюләр башкарылды.
Клубта, балалар әти-әниләре белән бергә балавыз шәмнәре ясауда катнаштылар.
- Гришин Александр безне картон белән тәэмин итте, балавыз үтенечен Зөфәр Туяков үтәде, банкларны бергә җыйдык,- дип билгеләп үтә оештыручылар.
Тату кулларда эш тә күңелле һәм тиз кайнады. Кайберәүләр шәм әзерләгәндә, икенчеләре рәсемнәр ясады һәм хатлар язды. Барысы да әзер булгач, чәй өстәле дуслыкны тагын да ныгытты.