Буада мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә су кертү һәм йортларны ремонтлау белән ярдәм иттеләр

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа районында мобилизацияләнүчеләр гаиләләре йортларны ремонтлауда, документларны рәсмиләштерүдә һәм утын әзерләүдә ярдәм алдылар. Кергән 60 тан артык сорауның 45 е хәл ителгән, дип хәбәр иттеләр район матбугат хезмәтендә. Әлеге категориядәге  гаиләләргә ярдәм итү буенча киңәшмәне Буа хакимиятендә атна саен үткәрәләр. 

12 гаилә утын әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, алар барысы да хәл ителде, 6 йортта ремонт үткәрелде, берничә йорт буенча администрация күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү белән ярдәм итә, дип хәбәр итте киңәшмәдә район башлыгы Ранис Камартдинов. Шулай ук 16 гаиләгә тиешле түләүләрне хәл итүдә ярдәм  күрсәтелгән. Берничә өйгә  су керттеләр.

 

«Һәр гаилә буенча безнең актуаль ихтыяҗлар исемлеге бар. Мөрәҗәгатьләр объектив булсын өчен һәр гаилә игътибар үзәгендә. Сугышчылар илебезне яклыйлар, алар гаиләләре турында кайгыртуны сорадылар. Бу безнең  хәзер беренче бурыч», - дип билгеләде Ранис Камартдинов. 

 Исегезгә төшерәбез, Буа районында өлешчә мобилизация башлангач, мобилизацияләнүчеләрнең барлык гаиләләрен йөреп чыктылар. Хәрби хезмәткәрләрнең  өйләрендә район башлыгы шәхсән  үзе яки аның урынбасарлары булды. Атна саен кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше дә тикшерелеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International