Буа муниципаль районында «Гармония» үзәге белгечләренең оештыру киңәшмәсе

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2023 елның 18 гыйнварында Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең оештыру киңәшмәсе уздырылган. Киңәшмә барышында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды. Алдагы эш планы, агымдагы елга бурычлар һәм перспективалар турында фикер алыштылар. Буа районы халкының ачыкланган проблемаларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, өйдә социаль хезмәт алучыларны озак сроклы карау системасын гамәлгә ашыруга, бурычларны хәл итүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International