13 гыйнварда Цифра министрлыгы "Авто дәүләт хезмәтләре" кушымтасына машина йөртү таныклыгының электрон версиясен күрсәтергә мөмкин булган функция өстәгәнен хәбәр итте. Интернет булу-булмау мөһим түгел.
Опция түбәндәгечә эшли:
- кушымтада таныклыкны сайларга һәм "Предъявить документы" төймәсенә басарга;
- экранда QR-код килеп чыга, аны юл-патруль хезмәте инспекторы махсус программа аша саный;
- мәгълүматлар автомат рәвештә Дәүләт автоинспекциясе базасыннан йөкләнәчәк.
Шул ук вакытта машина йөртүче элеккечә үк үзендә, аерым алганда, оригиналь таныклыкка ия булырга тиеш. Полиция аны QR кодын күрсәткәннән соң да тикшерү өчен таләп итә ала.