Мөнир Рахмаев Буа башлыгы флешмобына кушылды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең социаль челтәрләрендә #буинскийзаряд флешмобын эшләтеп җибәрде. Шулай итеп, ул 35 яшьтән өлкәнрәк халыкны спорт белән даими шөгыльләнүгә чакырды.

 «Янә тимераякка бастым! Чын күңелдән позитив эмоцияләр алдым! Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык  шартлар тудырылган. Барысы да буалылар өчен мөмкин. Һәм  спорт объектларында шөгыльләнүчеләр бар, әмма, нигездә, бу балалар һәм яшьләр. Ә безнең 35+  яшь аралыгындагы халык кайда?», - дип  Ранис Камартдинов  буалылырны чакырды.

Беренче шәхси мисалны да Ранис Камартдинов үзе күрсәтте һәм хоккей буенча тренировкадан видео  бастырып чыгарды. «Үзегезнең спорт  шөгылегезне  #буинскийзаряд хештегы астында уртаклашыгыз. Әйдәгез бергә барлык яшьтәге кешеләрнең дә спортны яратуын күрсәтик », - дип өндәде Буа башлыгы.

Флешмобка беренчеләрдән булып танылган эстрада башкаручысы Мөнир Рахмаев кушылды. Ул тренировкага ишек алдына чыкты һәм видеога теркәп берничә күнегүне күрсәтте. «Мин #буинскийзарядны кабул иттем. Сезгә тапшырам. Кушылыгыз! »- дип сөйләде Мөнир Рахмаев.

Шулай ук чаңгычылар, Буа районының актив пенсионерлары да әлеге хәрәкәткә кушылды. Ә Буа драма театры директоры видеосын уртаклашты, ул  тышта кар белән сөртенә, су белән коена, шулай ук иртәләрен нинди зарядка ясавы турында да сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика халкының 60 проценттан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә дип белдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International