Толымбайда кино төшерәләр

2013 елның 2 августы, җомга
Җәмәгать, без бирелеп бөтендөнья Универсиадасын күзәткән арада, кыяр тозлаган, чия җыйган көннәрдә “борын төбендә” генә грандиоз вакыйга булып яткан. Хәер, әле бүген дә Адав-Толымбай авылында татарча сериаллар төшерелә. Толымбайлылар кино “кухнясын” күрмәгән кеше түгел анысы. Ә менә киноматографиядә “ситкомедия” дигән термин алган ситуацияле  сериаллар төшерү татар дөньясында да беренче тапкыр тормышка ашырыла.
Кафе
киностудиягә әверелде
Адав-Толымбайның чак кына сүтелми калган иске “правление” бинасын биләгән кафе  – фильм төшерү өчен әзер студия. Монда бүген кемнәрне генә очратмыйсың! Хуҗа – сценарийның идеясе бе-лән ике еллап “йөкле” йөргән Раил Садриев та, автордашлары Илсур Мортаза һәм Азат Зарипов та, Буа театры артистлары – тулы составта диярлек, аларның Казандагы, Әтнәдәге коллегалары, республиканың иң оста операторлары да биредә. Уйныйлар, бәхәсләшәләр, иҗат итәләр. Тәмам бер гаиләгә әверелгәннәр. Көнкүреш мәсьәләсен хәл итү Раил Садриев тырышлыгы белән кино төшерүчеләрнең үзләре өчен дә “кадр артында” калган: кафеда тамак ялгыйлар, ял итәләр һәм эшлиләр. Бар көчне, иҗади потенциалны, энергияне бары тик эшкә сарыф итәргә!
Фирзәрнең 
аягы җиңел
Сериаллар күрмәгән түгел без хәзер. Моннан егерме ел элек “роддом”да бер хатынның: “Рабыня Изаура” киносы башланганда кияүгә чыктым, беткәндә бәби таптым”, диюе бик көлке тоелган иде. Хәзер инде аның нинди о-озын булуын беләбез. Менә, “Тамак” сериалының да, кем әйтмешли, “размерлары” нинди булачак?  Сюжеты нәрсә турында? Болар сезгә дә кызыктыр, дип уйлым. Раил Садриевтан һәм Илсур Мортазадан ишеткәннәремне түкми-чәчми җиткерәм: сериал безнең көндәлек тормыш турында, сценарие ишеткәннәрдән, күргәннәрдән, шуңа үзләреннән өстәгәннәрдән чыгып төзелә. Серия саен яңа сценарий. Раил Садриев әйтмешли, мондый картиналар һәр кешегә якын, чөнки ул анда танышын, күршесен, үзен күрә, һәм мин аңардан яхшырак, дип сөенеп утыра. Тагын бер кызык ягы – “Тамак” серияләрендә төрле төбәктә яшәүче татарларның тормышы, гадәтләре да урын ала. Сюрпризлар да бар: беренче сериядә җырчы һәм композитор Фирзәр Мортазин, унынчысында Салават Фәтхетдинов пәйда булачак. 
- Фирзәрне беренче сериядә үк керттек, кызу кешенең аягы җиңел була, - ди Раил. 
Хәзерге вакытта 10 “пилот” серия төшерелә. Октябрь башында,  алар  “ТНВ” каналы аша тамашачыга атнага дүртәр көн 40ар минут күрсәтеләчәк. Китсә, тамашачы күңеленә ошаса, яңаларын, тагын яңаларын тәкъдим итәчәкләр.    
Әминә апа 
“кайтты”
Әминә апа Шәрәфетдинованы күп тамашачы “югалткан” иде, ул кайтты – туп-туры сериалга. Аның гайбәтче, бар нәрсәне акча белән үлчәүче, өч тиен өчен җанын сатарга әзер герое картинаның үзәгендә. Төп геройларның тагын берсе Рамил Шәрәпов. Сәер Шәрәпов ул анда, ни өчен – үзегез күрерсез. Сценарийның авторлары да экран артында калырга теләмәгәннәр. Раил Садриев, кыскача Илдарыч, “Тамак”ның хуҗасы – тиз кызучан, тиз суынучан, вакыты белән “нормальный”. Азат Зарипов бармен Оскар Усманович 22 тел белә, энциклопедик белемле, ләкин “полиглотның” гыйлемлелегеннән бөтенесенең “менә монда утыра”. Илсур Мортаза – шеф-ашчы, Ирфан исемле Нижгар мишәре. Вакланмый, үз бәясен белә, булган кеше, гел пычак тыгып йөри. Ринат Әкбәров, сериалда кыска гына Әкбәр, заманында эчеп кирәген бир-гән, җае чыкса, бүген дә баш тартмый. Идән юучылар икәү – күп балалы ирсез хатын Рима, исеменнән чамалагансыздыр, Рима Хәмидуллина, аның коллегасы Әтнә театры артисты Гөлия. Сер итеп кенә әйттеләр, бу әле тулы состав түгел. 
Шул ук вакытта тамашачы фамилияләрен субтитрлардан гына укыган, ә үзләре биниһая җаваплы эш башкарган кешеләрне дә онытып булмый. Сериалны режиссер-куючы – Илдар Кәримов, оператор-куючы – Илгиз Вафин, режиссер ярдәмчесе – Әлфирә Мәһдиева (мәрхүм Мөхәммәт Мәһдиевнең энесенең хатыны), администратор, гример – Миләүшә Гарипова. 
Унберенче дубль
Әйе, дуслар, шулай да була. Кино төшерүнең нинди мәшәкатьле эш булуын үз күзләрем белән күрдем. Менә гөрләп торган студиядә кинәт тынлык игълан ителде – чебенгә дә очмаска! 
Дубль 1. Башланды. Оскарның Риманы эзләп кайтуы моментын минем алда гына берничә төшерделәр. Секунды – секундына, һәр мимикасы, хәрәкәте, интонациясе туры килергә тиеш. Кечкенә генә җитешсезлек һәм барысын да яңадан башларга. “Ходаем, режиссерга, операторга сабырлык бир, артистларга да”, - дип телим эчемнән генә. Инде булды, дигәндә генә барысына да “көлү авыруы” йокты. Көләбез, шаркылдыйбыз. Аннары тагын эшкә. Һәм, менә, кирәкле кадрлар әзер! Кино төшерүчеләрнең бер-берсенә карата түземле, ихтирамлы булуларына исем китә. 
Әлбәттә, эш арасында курьезлар да була. Бүген аларга тукталып тормыйбыз – сериал алдыннан кино төшерүчеләр  “пәрдә арты” турында бер сәгатьлек “Фильм хакында фильм” күрсәтергә вәгъдә итәләр. 
Илсөяр 
МӨХӘММӘТҖАНОВА.
 
Раил Садриев төшергән өченче татарча фильм бу. Алдагы икесе язмышын да сорашып һәм бүгенгесенең төшерелү тарихын белешеп, авторга берничә сорау юлладык.
- Раил Илдарович, беренче ике картина      “Акка – кара белән”, “Кунак”ның киң экраннарга чыгуын көтәбез генә. Инде өченче фильм төшерәсез. Нинди ниятләрдә?
- Америка диңгез пехотасының девизы бар: “Тәвәкәлләп башлаган теләсә кайсы эш, кул кушырып утырудан яхшырак”. Минем бөтен башлангычым шушы принципка нигезләнә. Бөтен кеше аңын җуярлык дәрәҗәдә тырышып, җиргә ни өчен килгәнен онытып акча эшләгән мәлдә киләсе буынга мирас итеп калырлык, тормышны җиңелрәк итәрлек эшләр белән шөгыльләнәбез. Татарча ситуацияле комедия форматында сериал төшерү идеясе белән күптән “яндым”. Аны “ТНВ” каналы генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова белән бүлешкән идем, икебез бер яссылыкта уйлыйбыз булып чыкты. Фикердәшләр тагын да табылды – Илсур Мортаза, Азат Зарипов белән автордашлар булып, менә шуны тормышка ашырып ятыш. 
- Ләкин, ничек кенә кинаяле яңгырамасын, кино төшерү идеясе янына акча да кирәк. Финанслау ягын ничек хәл иттегез?
- Якташыбыз, “ТАИФ” компаниясе төркеме директорлар Советы рәисе Рөстәм Нургасыйм улы Султиев, нәрсә теләгәнебезне аңлап, ярдәм кулы сузмаса, сериал булмаячак иде, шулай ук якташларыбыз – Буа театрының попечительләр Советы рәисе, Татарстан Республикасы дәүләт Советы депутаты Ислам Галиәхмәт улы  Әхмәтҗановка, “Эдельвейс-төркем” җитәкчесе Рәшит Изахетдин улы Фәсхетдиновка рәхмәтем чиксез. 
- “Акка – кара белән”, “Кунак” фильмнары ни өчен киң тамашачыга җиткерелми кала бирә? Күпме хезмәт, кызыклы идеяләр, әйтергә теләгәннәр әйтелми кала...
- Авторлык хокукы, дигән нәрсә бар. Әлеге фильмнарга “Оскар-рекордс” компаниясе хуҗа. Ни сәбәпледер киң экраннарга чыгарырга ашыкмыйлар.
- “Тамак”ның барлык өметләрне аклавын телибез.
- Рәхмәт.
 
Илсур МОРТАЗА, фильмның авторы:
- Эстрада концертлары өчен, телевидениедә “Зәйнәп дуслар чакыра” тапшыруына сценарийлар язган кеше буларак, иҗат итү процессы миңа ят түгел. Ләкин 45 яшемә җитеп бу кадәр рәхәтләнеп эшләгәнем юк иде әле. Өчәү киңәшәбез, тулыландырабыз, килешмәгән якларын “алып атабыз”, ышанасызмы, сценарий “җырлап” бара. Сериал мең серияле булса да, мин эшләргә әзер. Студия рәсми рәвештә шимбә, якшәмбе эшләми. Ләкин бу эштән ял көннәрендә дә аерылып булмый. Берәү: “Егетләр, үз-үзегезне түбәнсетмәгез, яратмаган эш белән шөгыльләнмәгез”, дигән. Ә мин яраткан эш белән мәшгуль булганга зерә дә бәхетле. Коллективта җылылык, аңлашучанлык хөкем сөрә, фикердәш булмаганнар үзеннән-үзе китте. Иң кызыгы, беркем хезмәт хакы турында уйламый, акча иң арткы планга калды, беренчедә – эш ләззәте.
 
Илгиз ВАФИН, оператор-куючы:
- Кино төшерү тәҗрибәм бар инде. Нурания Җамалиның “Яланаяклы кызы”ның икенче бүлеген һәм башка фильмнар төшердем. Буа театры белән беренче эшләвем. Бу “кухняда” кайнаган кеше яхшы белә: фильм төшерү тапшыру өстендә эшләү генә түгел, җаваплырак, сабырлык сорый торган процесс. “Тамак” әйбәт килеп чыгарга тиеш. Инде беренче кереш сериянең каралама варианты әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International